Айрат Фәйзрахманов: 1917 елның 22 июле — татар тарихындагы мөһим даталарның берсе
2020 елда Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тула. Әмма аның оешуы 1920 ел белән генә башланмый, чишмә башы инкыйлабка кадәр барып тоташа. 1917 ел татарлар арасында дәүләтчелеккә карата булган карашларны өскә чыгара. Ул елда татар һәм мөселманнар өчен берничә төп вакыйга була. Алар белән Intertat.ru укучыларын тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов таныштырды.